Көндәлек тормышта кирәге чыгардай 5 киңәш.
Дивандагы тапларны бетерү өчен, ак төстәге чиста щетканы аз гына аш содасы салынган спиртта чылатып, шуның белән чистартырга була.
* * *
Ак төстәге эчке киемнәрне кер порошогы, савыт-саба юа торган машинага салына торган таблетка һәм агарткыч (отбеливатель) кушылган кайнар суда 1 сәгать тотарга. Шуннан соң юып, яхшылап чайкарга.
* * *
Яшелчә, ит турый торган пластик тактаны савыт-саба юа торган сыеклык салынган суда бер сәгать тотарга кирәк, ә агачларын — тоз һәм лимон согы белән чистартырга.
* * *
Ишектәге тапларны бетерүдә уксус ярдәм итә.
* * *
Кулга йоккан буяуны бетерү өчен, аңа кул кремы сөртеп торырга һәм юарга.
Нет комментариев