Дәваны табигатьтән алыгыз
Яшь үләннәрнең файдасы бик зур: төнәтмәләр турында укыгыз.
Тукранбаш (клевер) чәчәге төнәтмәсен чәй урынына эчсәгез, кан тамырларын чистартыр.
- Кан чистарту өчен кычыткан төнәтмәсен 14 кән эчәргә кирәк.
- Остеопороздан иң яхшы профилактика - көн саен иртән бер стакан суга бер аш кашыгы алма уксусы болгатып эчү.
- Ашказаны җәрәхәтеннән ике ай буена иртән ач карынга 1 аш кашыгы дуңгызның тозсыз эч маен эчәргә.
- Шикәр чиреннән 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы андыз (девясил) тамырын салып, сүрән утта 30 минут тотарга, соңыннан суынганчы төреп куярга. Көн саен ашар алдыннан 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә. Өч атна эчкәч, 5 көн ял итәргә һәм дәвалау курсын дәвам итәргә.
Усак каерысын (50-60 грамм) 1 литр суда көн саен кайнатып эчәргә. 20-25 көн эчү кандагы шикәрне күпкә киметә. Язгы каеры яхшырак.
- Усак агачы көлен иләп, вазелин белән бутарга. Экземадан бик яхшы дәва.
- Чәч үстерү өчен 200 гр. коньякны 100 гр. угычта уылган суган яки сарымсак белән бутарга, яхшылап чәч төбенә сөртергә. Состав беткәнче, көн саен кулланырга.
- Склероздан чи бәрәңге согы эчәрә. Көнлек норма - кабыгы белән угычтан уылган бер бәрәңге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев