Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Дару үләннәренең кайсы нәрсәдән файдалы

Һәр дару үләненең файдасы бар. Аларны нинди авырулардан кулланырга мөмкин соң?

Үги ана яфрагы салкын тию, грипп, сулыш юллары чирләреннән бик файдалы. Дәвалану өчен чәчәкләре һәм яфраклары кулланыла. Чәчәкләрен – майда, яфракларын июньдә җыялар.

Тузганак витаминнар, калий һәм фосфор тозларына бай. Төнәтмәсе организмны ныгыта, тынычландыра, канны чистарта, лимфа системасы ялкынсынудан ярдәм итә, организмны яшәртә, азканлылыктан файдалы.

Карлыган. Кара һәм кызыл карлыган яфрагыннан ясалган чәй ялкынсынуны бетерә, иммунитетны күтәрә, тынычландыра. Карлыган яфрагы төнәтмәсе йөрәк-кан тамырлары чирләреннән файдалы, эчне җиңелчә йомшарта.

Әрекмән. Онкология чирләреннән, ревматизм, буыннар сызлаудан кулланыла. Шешенү һәм варикоздан әрекмән яфрагы белән компресс ясарга була.

Балан. Бәвел тотмаганда, бәвел куыгында ташлар булганда кулланалар. Колак шаулавын баса, кан басымын көйли.

Сары мәтрүшкә. Күз күремен яхшырта, ирекле радикаллар йөрешен көйли, микробларга каршы көрәшә, салкын тигәндә файдалы.

Ромашка чәчәге. Спазмнарны булдырмый, тынычландыра, авыртуны баса, тир кудыра, ялкынсынуларга каршы тора, дезинфекцияли.

Юкә чәчәге. Иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә файдалы. Температураны төшерә, бөер авыруларын дәвалый, кандагы шикәрне төшерә, токсиннарны чыгара, күрем циклын көйли, ашкайнату системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуын баса, геморройны көйли, буыннардагы авыртуны киметә, авыз эчен төзәтә, чәчләрне ныгыта.

Әрем. Какырыкны чыгара, йөткертә, матдәләр алмашын көйли, майларны яндыра, ябыгырга булыша.

Сукыр кычыткан.Кан басымын төшерә, гипертониядән файдалы. Авыртуны баса, тынычландыра , кан тамыры-йөрәк авыруларыннан файдалы. Нерв системасын ныгыта. Эшчәнлекне арттыра. Ашказаны өчен файдалы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев