Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Цитрусны ач килеш ашамагыз!

Бу җимеш берәүләргә файдалы, ә кемгәдер зыянлы икән.

Мандаринда бик күп витаминнар, микро- һәм макроэлементлар, антиоксидантлар, шулай ук гөмбәләр үсешен киметүче матдәләр, артык холестеринны чыгаручы һәм эчәклеккә яхшы йогынты ясаучы азык җепселләре бар. Кышкы чорда, вируслы авырулар вакытында мандарин аеруча файдалы.

Аның төсе чагурак булган саен, составында бета-каротин күбрәк була. Ә бу – иммун системасы өчен беренче ярдәм. Ул йөрәк өчен дә файдалы, анда йөрәк мускулын ныгыта торган калий күп.
Бу җимешне ашказан авыруы, гастрит, югары ачылык булган кешеләргә бик сак кулланырга кирәк. Шуны истә тотыгыз: ач килеш мандарин ашарга ярамый. Кабыгын чәйгә салып эчәргә яратучылар чит илдән китерелгән мандариннарның сәламәтлеккә зыян китерүче төрле чаралар белән эшкәртелүен дә онытмаска тиеш. Тышы ялтырап торган җимешнең кабыгын кулланырга ярамый.
Диетологлар сәламәтлеккә зыян китермичә көненә ничә мандарин ашарга мөмкин булуы турында киңәшләр бирә. Алар әйтүенчә, көненә 2-3 мандарин ашарга мөмкин. Әлбәттә, кемдер аны яртышар килограмм да ашый ала, әмма бу кешенең көнгә күпме шикәр куллануына һәм аның сәламәтлегенә бәйле.

Кызыл таң 

Фото:https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев