Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Чикләвекле, мәкле пирог (рецепт)

Хуҗабикәләргә тәмле рецепт.

Кирәк булачак: акмай -120 грамм, 1 күкәй, 2-3 аш калагы шикәр комы, 1 чәй калагы камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель), он -200 грамм, әстерхан чикләвеге – 200 грамм, мәк – 150 грамм. 

Эчлек өчен: эремчек – 300 грамм, 3 күкәй, 2-3 аш калагы куе каймак, 3 аш калагы кукуруз крахмалы, 2-3 аш калагы шикәр комы.

Акмайны  эретеп, бер күкәй, шикәр комы һәм  камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) салып болгатылган он кушып, камыр басабыз.

Әстерхан чикләвеген кайнаган салкын суга салып, бер сәгать тоткач, бик вак кына итеп турыйбыз.

Мәкне кайнаган җылы суга салып, ярты сәгать тотабыз. Вак тишекле иләккә салып, суын саркытабыз. 

Эремчеккә  күкәй,  куе каймак, кукуруз крахмалы, шикәр комы салып, пирог өчен эчлек әзерлибез. 

Камырны ике кисәккә (берсе — зуррак) бүлеп жәябез. Беренче катламга — юка гына итеп эремчекле катнашма, аннан — чикләвек, анысы өстенә мәк салына һәм шул рәвешле чиратлаштырып, салып бетергәч, пирог өстенә камыр каплап, матурлап бөрәбез.

Газ пичендә (170 градус кызулыкта) 45-50 минутлап пешереп алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев