Җиңгәчәйләргә җиңел һәм файдалы салат
Витаминлы бу салатны ясау өчен, уртача зурлыктагы 2 кызыл чи чөгендер, 125 грамм ысландырылган тавык ите, кызыл төстәге кәбестәнең яртысы, шалот-суганның яртысы, майлылыгы 22 процент булган куе сөт, 10 грамм лимон согы, 1 чәй калагы томат пастасы, тәменчә, тоз, шикәр комы, “кайенский” борычы алабыз.
Башта чи чөгендерне, кәбестәне һәм тавык итен токмачлап турыйбыз. Барысын бергә тирән савытка салабыз.
Куе сөтне, томат пастасын, шикәр комын, борычны һәм вак итеп туралган суганны бергә кушабыз. Күбекләнеп чыкканчы болгатабыз. Шуннан соң, лимон согы өстибез.
Туралган чөгендер, кәбестә һәм ит өстенә әзер катнашманы салабыз. Салатны суыткычка куеп, 2 сәгать тотабыз.
Нет комментариев