Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Черки юка тирелеләрне ярата

Кеше канын эчүче бу бөҗәкләр кемгәдер һөҗүм итә, ә кемнәргәдер исләре дә китми

Черкиләр өчен кешеләрнең кан группасы да, таза яки ябык булулары да әһәмиятсез икән. Алар өчен иң мөһиме – тән тиресенең юка булуы. Чөнки бу бөҗәкләр тире аша кан тамырларыннан бөркелгән җылыга очалар, ди. “Sputnik” радиосы тапшыруында эксперт, иммунолог, аллерголог Ирина Ярцеваның шул фикере яңгыраган.

Ә инде тән тиресе калын булып, кан тамырлары тирәндә урнашкан яки тире астындагы май катламы калын булган кешене черки чагыштырамча азрак тешли.

Шулай ук, Вашингтон штаты университетының матбугат хезмәте UW профессоры Джефри Риффеллның түбәндәге сүзләрен китергән: “Гадәттә, черкиләрне өч нәрсә үзенә тарта – кешенең сулышы, тәненнән килә торган тир исе һәм җылылык. Без тагын бер ориентирны ачтык – кызыл төс, кешенең киеме генә түгел, тән тиресе дә шуңа керә. Бу черкиләрне куркыта торган яңа алымнар уйлап табуда ярдәм итәр, дип өметләнәбез”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев