Төрледән-төрле ни төрле

Чәчтән кавык бетерү өчен маска

Бу масканы ясаганда суган, сарымсак һәм лимон ярдәмгә киләчәк.

Беренче масканы ясау өчен, уылган бер баш суганга 2 аш кашыгы аракы һәм 1 аш кашыгы кастор мае кушып болгатырга кирәк.

 

Икенче төрлесен ясау өчен, уылган бер тырнак сарымсакка 100 г җылытылган әрекмән мае кушасы.

 

Өченче маска 4 аш кашыгы зәйтүн маена 1 аш кашыгы лимон согы кушып ясала. Бу маскаларны баш тиресенә сылаганнан соң, полиэтилен пакет киеп, бер сәгатьтән соң гына юып төшерергә кирәк.


Нет комментариев