Бәлеш эчлеге акмасын дисәң
Эчлеге сыек булган «ачык» бәлешләр (әйтик, җиләк, шомырт бәлеше) гадәттә табага агып чыгып, камырны боза. Моны булдырмас өчен нишләргә?
Сыек эчлеккә печенье яки сохарины онга әйләнгәнче төеп салырга мөмкин. Өстенә төелгән дарчин (корица) сипсәң, тагын да әйбәтрәк.
Бәлеш эченә берничә урынга куыш эчле кыска токмач («перья») урнаштырырга да була. Болай эшләгәндә, җиләк согы кайный башлагач, токмач эчендә өскә күтәреләчәк һәм табага агып чыкмаячак. Бәлеш пешкәч, токмачны алып куябыз да – шуның белән шул. Бу очракта токмачның каты сортлы бодайдан җитештерелгәне әйбәтрәк.
Эчлек өстенә 1–2 чәй кашыгы манный ярмасы сибүчеләр дә бар. Сокны үзенә сеңдереп, эчлекнең агып чыгуын булдырмый ул. Манный урынына төелгән солы лачаулары кулланырга да мөмкин. Бәлештә ярманың тәме сизелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев