Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Бәйрәмнәрдән соң ничек үз формаңа кире кайтырга?

Табиб бәйрәмнәрдән соң формага килү алымнарын әйтте.

Озак вакыт авыр «бәйрәм» ризыклары — майонезлы салатлар, майлы кайнар ризыклар һәм ит ашау сәламәтлеккә начар тәэсир итә. Чөнки организм токсиннар һәм кирәксез калорияләр белән тулган була. Шуңа күрә белгечләр яңа ел деликатесларын файдалы яшелчәләргә алмаштырып, разгрузочный көн ясарга киңәш итә. Тик пешкән бәрәңге белән түгел, ә свежий яшел үләннәр, кыяр, ташкабак һәм кәбестә белән. Шулай ук, үсемлек мае белән ясалган җиңел салатлар һәм яшелчә ашлары да туры килә.

Диетолог Наталья Герасимова сүзләренчә, шулай ук алкогольдән баш тартырга, күбрәк чиста су эчәргә кирәк. Составында калий күп булган шифалы сулар да эчәргә мөмкин. Шулай иткәндә бәйрәмнәрдә күп ашау, спиртлы эчемлекләр эчү һәм аз хәрәкәтләнү аркасында килеп чыккан шешенүләрдән арынырга була.

Физик активлык һәм төнге йокы да организмны тернәкләндерергә ярдәм итә.

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев