Әрем – эчәклекне чистартырга сәләтле менә дигән үлән
Әрем кайнатмалары татлы ризыкларга хирыслыкны бетерә. Аның шушы сыйфаты шикәр чирле кешеләргә әйбәт ярдәм итә.
Баштагы өч көндә кипкән әремне берәр чәй калагы чамасында өч сәгать саен кабып, әйбәтләп чәйнәгез дә, артыннан су йотып куегыз. Өч көннән соң көнгә дүрт тапкыр гына каба башлагыз. Ашау вакытына яраклаштыруның кирәге юк.
Дәвалану курсы – бер атна. Шушы рәвешле дәвалану сезне бабасырдан, суалчаннан, геморройдан, зарарлы бактерияләрдән коткарыр. Мондый чистарынуны елга ике тапкыр кабатларга кирәк.
Әремнең бер гаҗәеп үзенчәлеге бар: аның органик составы кеше ашказанындагы үт сыеклыгына тәңгәл килә. Менә шуңа күрә ашказаны асты бизе һәм үт юлы авыруларын дәвалаганда, ашкайнату сүлпән булганда, эч күпергәндә, авыздан ис килгәндә әрем киң файдаланыла. Әрем әчесе эчәклек эшчәнлеген яхшырта, бавырны сәламәт тота. Әрем тәме бик ошап бетмәсә дә, авызга тәм кертә ул.
Даруы исә болай ясала: ике аш кашыгы әрем вагын эмаль савытка салыгыз да, бер стакан кайнап кына чыккан суны шуның өстенә коегыз. Капкач каплап, икенче бер сулы савытка утыртып, 15 минут кайнатып алыгыз. Суытыгыз, сөзегез.
Кайнаган су өстәп, кайнатманың күләмен 200 граммга кадәр җиткерегез. Әзер даруны суыткычта ике көн сакларга ярый. Ашарга 30 минут кала, көнгә өч мәртәбә чирек стаканлап эчеп куегыз. Дәвалау курсы ике атнадан артмасын. Ике атна тәнәфестән соң, дәвалануны кабатлагыз.
Онытмагыз!
- Әремнең спиртлы төнәтмәләре агулы була.
- Әрем төнәтмәсе – бик көчле дару.
- Йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, ашказаны җәрәхәте, гастрит борчыганда, әчелек түбән очракларда, үт куыгында таш кузгалганда әрем белән дәваланырга ярамый.
- Энтероколит, астма чирләреннән дә табиб күзәтүе астында гына әремнән файдаланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев