Мамадыштан Анастасия җиңел генә ясала торган кабак согы рецептын тәкъдим итте.
Кирәк булачак: 1 кабак, 2 апельсин, су, 250-300 грамм шикәр комы, 0,5 аш калагы лимон кислотасы.
Кабакны чистартып кечкенә кисәкләргә шакмаклап бүләбез. Кәстрүлгә тутырып, кабак күмелгәнче салкын су салабыз. Кайнап чыккач 10-15 минут чамасы пешә. Апельсинны иттарткычтан чыгарып, кабак янына салабыз. Кабаклар пешеп, изелә башлагач шикәр комы өстибез. Бераз кайнаткач, сүндереп куябыз. 5-10 минут үткәч блендер белән изәбез. 0,5 аш калагы лимон кислотасы салып кайнатып чыгарабыз.
Аннары стерилләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куябыз.
Нет комментариев