Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Төрледән-төрле ни төрле

Алмадан ниләр генә пешереп булмый!

3-4 алма, 20 грамм песок, 1 күкәй сарысы, 2 аш кашыгы крахмал, 80-90 грама сливки, бераз йөзем кирәк.

Куе сөт өстендә пешерелгән алма. Алмаларны чистартып, дүрт кисәккә бүләбез. Табага салып, өстенә шикәр комы сибәбез һәм акрын утта яртылаш пешерәбез. Күкәйнең сарысына шикәр комы кушып туглыйбыз, крахмал, сливки өстәп, яхшылап болгатабыз. Йөзем (вареньедан алынган төшсез җиләк-җимеш тә ярый) өстибез. Бу катнашманы табадагы алма өстенә салып, газ пичендә пешерәбез.

3-4 алма, 20 грамм песок, 1 күкәй сарысы, 2 аш кашыгы крахмал, 80-90 грама сливки, бераз йөзем кирәк.

Миләшле алма. Әчкелтем алманы юып, үзәген һәм төшләрен алып ташлыйбыз. Алма эченә кызыл миләш тутырабыз, шикәр комы сибәбез. Табага алмаларны тезәбез һәм газ пичендә пешерәбез. Өстенә салыр өчен куе сироп әзерлибез: алманы чистартып, вак итеп турыйбыз, миләш, шикәр комы кушабыз һәм гадәти варенье сыман кайнатабыз. Сиропны алма өстенә салып, табынга куябыз.

Алма һәм миләш бер үк микъдарда алына. Шикәр комын һәркем үзе теләгәнчә сала – кемгәдер әчкелтем ризык ошый, кемнәрдер татлы, баллы ашамлык ярата.

Томалап пешерелгән алма. Алманың үзәген алгач, эченә шикәр комлы төелгән чикләвек тутырабыз. Эчлеккә бераз корица да өсти алабыз. Махсус калайга тезеп,бераз су өстәп, газ пичендә 15 минутлап пешерәбез.

Тәлинкәгә тезеп, өстенә мүк җиләге сиробы (бал да, варенье да ярый) сибәбез. Сироп урынына чикләвекле бал да ярый. Чистартып төелгән чикләвекне балга салабыз һәм газда бераз кайнарлап алабыз.

3-4 алма, 30 грамм шикәр комы, шуның кадәр үк бал һәм чикләвек кирәк.

Кабаклы алма. Кабакны кабыгыннан чистартып, вак кисәкләргә турыйбыз. Кәстрүлгә салабыз. Туралган алма,  шикәр комы, су, ак май салып, сүрән утта пешерәбез. Тәлинкәгә салгач, өстенә төелгән чикләвек сибәбез.

Эремчекле алма. Алманың үзәген алабыз. Күкәйнең агына шикәр комы, кыргычта уылган лимон кабыгы кушып, күпергәнче туглыйбыз. Эремчек кушып болгатабыз һәм газ пичендә пешерәбез. Салкын сөт белән ашасаң, тәмле була.

Чикләвекле алма. Алманы юып, кыргычта уабыз. Бал кушып болгатабыз. Өстенә вак итеп туралган укроп һәм төелгән чикләвек сибәбез.

Алма “омлеты”. Алманы чистартып турыйбыз һәм ак май кушып, сүрән утта пешерәбез. Тирән савытка күкәй сытабыз, он, ваниль кушылган шикәр комы өстәп болгатабыз. Шуңа лимон сиробы өстәлгән сөт салабыз. Катнашма каймак куелыгында булырга тиеш. Кызган майлы табага катнашманың бер өлешен агызабыз, аннан – алма, ә алма өстенә калган катнашманы салып, газ пичендә 20-30 минут пешерәбез. Кайнар килеш ашыйбыз.

Алма һәм сөт бер үк микъдарда алына. 4-5 күкәй, 30-40 грамм шикәр комы, 20-30 грамм ак май,10-20 грамм лимон сиробы, тәменчә тоз кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев