Төрледән-төрле ни төрле

Апельсинлы үрдәк

Яңа ел табынына куеласы сый-нигъмәтләр турында уйлана башларга вакыт, кызлар. Апельсинлы үрдәк нинди генә бәйрәмнең дә яме булачак.

Ә ул болай әзерләнә: үрдәкне кичтән үк маринадларга кирәк. Моның өчен 2 аш кашыгы бал, 3-4 кашык соя соусын, калак очында аджика, тоз, борыч, вак кыргычтан чыгарылган 4-5 тырнак сарымсак, ярты апельсин сутын бергә бутап, үрдәкнең эчен-тышын ышкыгыз. Ул шулай иртәнгә кадәр салкынча урында торсын.

Мичкә куяр алдыннан үрдәк эченә әчкелтем-баллы алма һәм апельсин кисәкләре тутырыгыз. Ә аннары фольгага төреп, 200 градуста 1,5 сәгать пешерегез. Соңыннан фольганы ачып, калган маринадны үрдәк өстенә сылап, янә 20 минут кызартып алыгыз.

Заман сулышы


Нет комментариев