Хөрмә (финик) җимешенең файдасы: кан тамырларын ныгыта, энергия чыганагы
Хөрмә җимеше яраткан кешеләрнең тешләре һәм казналыклары нык була.
1.Кан тамырлары. Хөрмә җимешендәге күп күләмдәге калий йөрәкне ныгыта һәм кан тамырларын чистарта. Бу, үз чиратында, йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтә.
2.Бавыр. Җимеш бавырга токсиннардан чистарынырга ярдәм итә, шуның белән цирроз авыруы барлыкка килү куркынычын киметә.
3.Йөрәк. Йөрәк өчен хөрмә җимеше — иң файдалы ризык. Табиблар еш кына аны йөрәк һәм кан тамырлары авыруларын кисәтү чарасы буларак кулланырга киңәш итә.
4.Күзләр. Бу тәмле җимешләр А витаминына да бик бай икән. Шулай ук алар организмда күз тышчасын кояш нурларыннан саклаучы матдә булдыра.
5.Энергия. Шикәр һәм файдалы майлар күп булуы аркасында, хөрмә җимеше бик туклыклы. Спортчылар күпвакыт аның белән тамак ялгап ала. 3 җимеш — көне буена энергияң бар дигән сүз.
6.Ашкайнату. Хөрмә җимеше чистарту үзлегенә ия. Алар ашказанына да булыша. Аларда ризыкны эшкәртергә ярдәм итүче үзенчәлекле селтеләр бар. Кайвакытта табиблар ашкайнату системасы авырулары һәм хәтта ашказаны рагын кисәтү өчен аны кулланырга киңәш итә.
7.Авырту басар өчен. Ышануы авыр, әмма бу чынлыкта да шулай. Хөрмә — авыртуны басучы җимеш. Хөрмә антибактериаль эффектка ия, шуның белән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев