Витаминлы конфет (рецепт)
Кибет конфетына караганда файдалырак, тәмлерәк тә.
Кирәк булачак: йөзем, чәй содасы, кайнар су, әстерхан чикләвеге, кабак төше, фисташка, миндаль, геркулес ярмасы, кунжут, бал, чи күкәй сарысы, үсемлек мае.
Савытка салынган йөземгә (1/3 стакан) бер чеметем чәй содасы сибеп, кайнар су коеп болгатабыз, суны түгеп, кат-кат салкын суда юып киптерәбез. Берәр уч әстерхан чикләвеге, кабак төше, фисташка һәм миндальне пычак белән ваклыйбыз.
Тирән савытка «Геркулес» ярмасы (1/2 стакан), кунжут (1/2 стакан) һәм чикләвекләрне салабыз. 2-3 аш калагы бал, 1 чи күкәй сарысы, 1-2 чәй калагы үсемлек мае өстәп, әйбәтләп болгатабыз. Катнашма үзлеләнеп торсын өчен 15 минут тотабыз. Кулларны суга манып алып чикләвекле катнашманы түгәрәкләп конфетлар ясыйбыз. Табага тезеп, газ пичендә (120 граудс) 1 сәгать тотабыз. Газны сүндергәч тә, чикләвекле конфетларны суынганчы духовкада калдырабыз. Соңыннан суыткычта саклыйбыз.
Фото: «Туганайлар»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев