Ураза ашлары: карабодайдан котлет
Төрледән-төрле

Ураза ашлары: карабодайдан котлет

Җиңел һәм тиз әзерләнә торган ураза ризыгы.

Кирәк булачак: 1 стакан карабодай, бәрәңге, тоз, борыч, кинза/кориандр, үсемлек мае.

Карабодайны кәстрүлгә салып, кайнап чыккач 20-25 минут пешерәбез. Суытып, савытка салабыз. Бәрәңгене чистартып, кыргыч аша чыгарып, согын сыгып, гречка янына салабыз. Тоз, борыч, тәмләткечләр өстибез. Котлет ясап, аны онда әвәлибез. Табага үсемлек мае салып, кыздырабыз.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев