Чәй янына тәмле ризык.
Кирәк булачак: он (200 грамм), камыр күперткеч-разрыхлитель (5 грамм), яшел алма (2-3 данә), су (135 грамм), шикәр комы (135 грамм), ванильле шикәр (5 грамм), үсемлек мае (50 грамм), апельсин кабыгы вагы, тоз.
Онга разрыхлитель, тоз, шикәр комы, май һәм су өстәп, камыр әзерлибез. Кабыгыннан чистартып, алманы вак итеп турыйбыз. Әзер камырга туралган алма һәм апельсин кабыгы вагы өстәп, тагын бер кат болгатабыз. Майлы кечкенә табага салабыз һәм газ пичендә (175-180 градус) 35-40 минут пешерәбез.
Пичтән алгач, өстенә шикәр комы сибәбез.
Фото: «Туганайлар».
Нет комментариев