Туңдырма тәмле генә түгел, ә файдалы да
Төрледән-төрле

Туңдырма тәмле генә түгел, ә файдалы да

Күпләр туңдырманы тәмле булганы өчен генә ярата, чынлыкта аның файдасы да бар икән.

  • Туңдырма сөттән яки каймактан ясала, шуңа да алар аны фосфор белән кальцийга баета. Әлеге микроэлементлар сөякнең ныклыгы өчен кирәк. Әлеге тәм-томда шулай ук магний белән калий бар, алар йөрәк мускуллары эшчәнлеге өчен мөһим.
  • Пломбирда В2 витамины барлыгы да билгеле. Ул безне ирекле радикаллардан саклый, тимерне үзләштерергә ярдәм итә. А витамины - нерв системасын, күзнең күрү сәләтен, В1 витамины хәтерне яхшырта.
  • Балаларга туңдырманы өч яшьтән соң гына бирергә ярый. Шунысы да бар: пломбир составында фәкать табигый компонентлар гына булырга тиеш.

Шәһри Казан


Нет комментариев