Тромбтан саклану өчен киви ашагыз
Төрледән-төрле

Тромбтан саклану өчен киви ашагыз

Бик күп витаминнарга бай булган киви файдалы да, тәмле дә.

- Көн саен 1 киви ашарга кирәк. Аны бер ай дәвамында куллану тромб килеп чыгу куркынычын 20–28 процентка киметә.

- Миндаль чикләвеге ашагыз. Ул Е витаминына бай. Бу, үз чиратында, тромбоцитларның ябышу ихтималын киметә. Е витаминының тәүлеклек дозасын каплар өчен, көнгә 55 грамм миндаль ашау да җитә.

- Тәүлегенә нибары 7 грамм куркума ашасаң, тромб килеп чыгу ихтималы 15–20 процентка кими.

Ватаным Татарстан

Фото: нейросеть


Нет комментариев