Теш сызлавын дарусыз җиңеп була
Теш сызлаганда, кул астында кирәкле дару булмаса, угычта уылган суган, сарымсак һәм тоз ярдәмгә киләчәк.
Угычта уылган суган, сарымсак һәм тозны бертигез күләмдә алып, ботка хәленә китереп болгатырга һәм авырткан тешкә куеп торырга кирәк. Өстенә мамык куегыз.
Сызлаган тешкә 10–15 минутка ак чыршы (пихта) маена манылган мамык куеп торырга да була.
Теш сызлаганга түзә алмасагыз, баш бармак белән имән бармак очрашкан урынга 10 минут массаж ясагыз. Массажны авырткан теш ягындагы кулга түгел, икенчесенә ясарга кирәк.
Яисә бер стакан суга 5–6 тамчы йод һәм бер чәй кашыгы тоз салып эретегез дә шуның белән чайкагыз.
Ватаным татарстан
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев