Туганайлар

Татарстан

18+
Төрледән-төрле

Тәмләткечләрнең файдасы: аппетитыгыз булмаса, кинза ашагыз

Үләннәрнең, тәмләткечләрнең файдасы хакында ишетеп беләбез инде.

Петрушка организмны С витаминына баета. Моннан тыш аңарда фитонцидлар күп. Моны табигый антибиотиклар дип кабул итәргә кирәк. Ул организмдагы микробларны үтерә.

Аппетиты булмаганнарга кинза ашарга киңәш итәләр. Майлы, итле авыр ризыклар ашаганда да кинза чәйнәргә онытмагыз. Бу ашкайнату системасына бик зур ярдәм булачак.

Әгәр дә гел нервланасыз икән, сезгә укроп ярдәмгә киләчәк. Моннан тыш бу үсемлек кан басымы белән интегүчеләргә булыша. Укроп организмдагы артык суны кудырту сәләтенә ия. Димәк, кан басымын да көйли алачак. Ул В витаминына да бик бай.

Бөтнек хәтерне яхшырта. Хәтта Борынгы Римда имтихан вакытында студентлар бөтнектән тәкыялар ясап киеп йөргән. АКШ галимнәре дә студентлар белән эксперимент уздырган. Бөтнек исе таралган бүлмәдәге студентларның дөрес җаваплары 28 процентка күбрәк булган. Тагын бер тикшеренүләр бөтнекнең Альцгеймер авыруын киметүен күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев