Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Тамак авыртканда нәрсә ашарга ярамый?

Көз-кыш — тамак авырту сезоны. Тамакның лайлалы кабыгы шешәргә, кызарырга һәм ярсытырга мөмкин. Шуңа күрә бу вакытта ризыкны сайлап кына ашау мөһим.

Әче продуктлар. Врачлар тамак авыртканда иң тыелган ризыкларның берсе итеп нәкъ менә кислотага бай продуктларны атый. Алар ялкынсынган лайлалы катлауны тагын да ныграк ярсыта һәм пешү тойгысы тудырырга мөмкин. Аларның кислоталылыгы югары, ә ул ялкынсынган лайлалы катлауга тагын да көчлерәк тәэсир итә. Бу —яралы урынга лимон кислотасы сибү белән бер. Нейтраль альтернатива: банан, баллы алма, кавын, шәфталу.

Борычлы ризыклар. Кайберәүләр, ачы ризык ашасаң, борын-тамак ачылып китә дип уйлый. Берникадәр җиңеллек биргән кебек тоелса да, борычлы ризыклар тамак лайласын тагын да күбрәк ярсыта. 

Кайнар ашлар. Кайнаррак булса — яхшырак дигән фикер хата. 65 °C-тан югары температурадагы сыекча лайланы пешерә һәм ялкынсынуны арттыра. Иң яхшысы — бүлмә температурасыннан бераз җылырак, 40–45°C чамасындагы ризык-эчемлекләр. Кайнар аш-су авырткан лайланы тагын да ныграк җәрәхәтли, ә менә җылы шулпалар һәм пюре-ашлар яхшы альтернатива: дымландыра, җиңел үзләштерелә, йомшак тәэсир итә.

Алкоголь. Алкоголь бактерияләрне «үтерә» дигән фикер — миф. Киресенчә, көчле алкоголь химик пешүгә охшаш хәл китереп чыгарып, кискен фарингит тудырырга мөмкин. 

Сөт. Салкынча яки җылы сөт бераз йомшарта ала әле, әмма артык күп эчәргә киңәш ителми. Сөт лайланы җиңелчә генә урап ала, ләкин ялкынсынуны дәваламый. 

Бал. Бал — күпләргә таныш табигый йомшарткыч: ул лайланы урый, авыртуны киметә, хәтта бераз ялкынсынуга да каршы тора. Әмма файда бары тик чын балдан гына. Әгәр аның составында сироп яисә шикәр күп булса, файдасы юк. 

Туңдырма. Салкын кан тамырларын вакытлыча тарайтып, шешне киметергә мөмкин, әмма эффект кыска вакытлы. Ә менә кискен температура аермасы спазм тудырырга мөмкин. Шулай да, америка галимнәренең тикшерүе күрсәткәнчә, туңдырманың температурасы тамакка барып җиткәндә +24...+26 °C чамасына җитә, ягъни ул инде салкын булмый. Шуңа күрә зыян зур түгел, әмма дәва да бирми.

Сөембикә журналы
Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев