Шомырт пирогы пешерү ысулы!
Тәмле шомырт пирогы чәй эчәргә менә дигән булачак!
Камыр: 200 гр сыер мае яки маргарин, 1йомырка, 100 гр сөт, 20 гр шикәр комы, 20 гр чүпрә, чамалап тоз, кирәгенчә он.
Барысын бергә болгатып, җылы урынга күперергә куярга.
Эчлек: 400 гр шомырт, 2 алма, 3 аш кашыгы шикәр комы.
Шомыртны 4-5 тапкыр иттарткычтан (кул иттарткычыннан булса яхшырак) чыгарырга, шуңа тәмле алманы угычтан уып, шикәр комы салып, ут остендэ әзрәк пешереп алырга. Эчлек әзер.
Эчлек өсте: 2 йомырка, 250 гр каймак, 250 гр куертылган сөт, әстерхан чикләвеге.
Йомырканы миксер белән күпертергә, шуңа каймак белән куертылган сөтне салып болгатырга, бераз миксер белән күпертеп алырга.
Камыр кабаргач (ул әллә ни күтәрелми), җәеп, табага салырга, шуңа әзер шомырт эчлеген җәяргә, аның өстенә эчлек өстен агызып, әстерхан чикләвеге тезеп матурларга. Чикләвекне ваклап сибәргә дә була.
Тәмле булсын!
Шәхри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев