Төрледән-төрле

Сару кайнаудан (изжога) киңәшләр

Майлы ризыклар, яңа гына пешеп чыккан камыр ашлары ашаганнан соң, берзаман ашказаны кыздырырга тотына. Мондый очракта әлеге ысуларны эшләп карагыз.

  • Ашказаны кыздырмасын өчен, беренче киңәш (майлы, әче ризыкларны чикләүдән тыш) — күп ашаганнан соң ятып тормау, ә мөмкин кадәр күбрәк йөрү, хәрәкәтләнү. 
  • Ромашка үләнен, әнис яки фенхель орлыгын төнәтеп, җылымса килеш бал белән эчү ашказанының әчелеген киметергә булыша.
  • Ашказанындагы «янгынны» сүндерергә җылы сөт ярдәм итә. 
  • Немец диетологлары мондый вакытта бер банан ашап куярга киңәш итәләр. 
  • Көнчыгышта исә ашказаны кыздырганнан җылымса гына имбир чәе эчәләр икән. 
  • Кайчагында бер кисәк кипкән ипи ашап кую да ашказанындагы әчелекне киметеп, уңайсыз хисне бетерә.

Сәламәтлек, киңәшләр


Нет комментариев