Туганайлар

Татарстан

16+
Төрледән-төрле

Сәламәт булу өчен 5 гадәт

Кешенең сәламәтлеге гади генә, әмма шул ук вакытта бик мөһим кагыйдәләр үтәүгә бәйле, ди галимнәр.

Салкын душ кан әйләнешен яхшырта, матдәләр алмашын тизләтә, иммунитетны ныгыта, тонусны күтәрә. Тәнне салкын суга контраст душ белән күнектерергә кирәк.

Кыска вакыт ач тору организмны токсиннардан чистарта, ябыгырга ярдәм итә, яшәртә. Сүз тәүлек буе ач тору турында бармый. 16:8 ысулын кулланып карарга мөмкин. Ягъни соңгы тапкыр 19 сәгатькә кадәр ашарга һәм иртәнге ашны икенче көнне 11 сәгатькә күчерергә була. Ул арада су эчәргә генә рөхсәт ителә. 16 сәгатьнең яртысы йокы белән үткәнгә, мондый ысул авырлык тудырмый. Ябыгасыгыз килсә, ач торганнан соң күп ашамаска кирәк. Баштарак авыр булса да, аннан организм моңа өйрәнә. Ашаганда каршыга китап, телефон кую, телевизор карау турында онытыгыз. Ризыкны күрергә, аның тәмен тоярга кирәк.

Корсак белән сулау. Көнгә 5–10 минут булса да корсак белән сулау организмга файдалырак. Ул кан басымын төшерә, картаю процессын акрынайта, йокыны яхшырта. Тигез өслеккә аркага ятып, эчкә китап яки башка предмет куеп сулап карагыз.

Хәрәкәт. Бу киңәш аеруча утырып эшләүчеләргә кагыла. Көн дәвамында 20 минут саен гәүдә торышын үзгәртергә кирәк.

Еракка карагыз. Гел бер ноктага карау күз мускулларын ардыра, киеренкелекне арттыра, баш авыртуга китерә. Әледән-әле еракка караганда, күз мускуллары ял итә. Компьютер, телевизор каршында 20 минут утырганнан соң, 20 секунд читкә карап алырга кирәк. Тәрәзәдән урамны күзәтегез.

Фото: нейросеть

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев