Төрледән-төрле

Рукколаны ничек үстерергә?

Рукколаны французлар — «рокет», америкалылар «рокет-салат», «аругула» дип йөртә. Аны салатларга, бутерброд ясаганда кушарга була.

Руккола бик тиз үсә, −5 °Ска кадәрге кырауларга бирешми. Яктылык һәм дым ярата. Ашлама кертмәскә тырышыгыз, ул бик тиз нитратлар туплый.

Рукколаны әвернәчәчәклеләр борчасы зарарлый, тишелеп чыгуга, 2-3 көнгә бер тапкыр көл сибегез яки каплап үстерегез. Борчалар коры туфракны ярата, суны даими сибеп, аларның санын киметеп була.


Нет комментариев