Төрледән-төрле

Петуния шау чәчәктә булсын өчен 3 киңәш

Хәзер петуния үсмәгән бакча бармы икән? Аны түтәлләргә дә, аерым савытларга да утыртып үстерәләр.

  • Петуниянең тамыр системасы бик көчле, шуңа күрә аңа туфрак күп кирәк. Бер төп үсемлеккә 5 л туфрак исәбеннән утыртыр урын сайлагыз. Әгәр савытка утыртасыз икән, 10 л чүлмәккә ике генә төп чәчәк сыя дигән сүз. 
  • Бу чәчәккә суны сирәк, әмма бер сипкәндә мул итеп сибәргә кирәк. Ә менә ачык туфракка утыртып, әле яхшылап тамыр җибәргәнче, киресенчә, суны аз-азлап еш сибеп тору сорала. Петуния көчәеп үсеп китеп тә, чәчәккә бөреләнергә ашыкмый икән, су сибүне чикләбрәк карагыз. 
  • Искиткеч матур петунияләр үстерүнең тагын бер сере — шиңә башлаган чәчәкләрне, үзләре кибеп төшкәнен көтмичә, өзеп ташларга кирәк. Шулай эшләгәндә яңадан-яңа чәчәкләр атып кына торачак. Петуния кояшлы җирдә генә мул итеп чәчәк ата. Күләгәне бик авыр кичерә ул, сабагы озыная, чәчәкләре булмый.

Нет комментариев