Орлык тизрәк тишелсен өчен киңәшләр
Төрледән-төрле

Орлык тизрәк тишелсен өчен киңәшләр

Һәр бакчачыда орлыкларны утыртырга әзерләүнең үз серләре бар.

  • Орлыклар тизрәк шытсын өчен +25...+30оС җылылык булдырырга кирәк. Үсентегә үсү өчен +18...+20оС температура кулай.
  • Үсентеләргә суны иртән сибәргә тырышыгыз. Кичтән сипкәндә туфракның өске катлавы кибәргә өлгерми, төнлә тәрәзә төбендә салкынча, үсентенең чирләргә бирешү куркынычы зуррак.
  • Үсентене 2-3 чын яфрагы чыккач кына күчерергә кирәк. Үсентене күчергәннән соң ике атна узмыйча тукландырмагыз.
  • Орлыкларны йогышсызландыру өчен сыек алсу төстәге марганцовкалы суга яисә 10 процентлы водород перекисе эремәсенә 20 минут чамасы салып торырга мөмкин. Эремә белән орлыклар нисбәте 1:1 алына. Аннан соң орлыкларны чиста суда чайкатып, киптерергә генә кала.

Фото: Алина Кондратьева

 


Нет комментариев