Макароннан запеканка (рецепт)
Төрледән-төрле

Макароннан запеканка (рецепт)

Бик тиз әзерләнә торган макароннан запеканка рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булачак: тавык түше, суган, кишер, үсемлек мае, макарон, сыр, каймак, майонез, тәменчә тоз, борыч.

Тавык түше, суган, кишерне үсемлек маенда кыздырып алырга/томалап пешерергә. Өстенә пешерелгән макаронны таратып кызган мичкә 10-15 минутка куясы. Аннары уылган сыр, майонез, каймак бутап салырга. Сыр эреп беткәнче мичтә пешереп алырга. Бик тәмле килеп чыга.

Фото: «Туганайлар».


Нет комментариев