Майонез сатып алганда нәрсәгә ихътибар итәргә?
Төрледән-төрле

Майонез сатып алганда нәрсәгә ихътибар итәргә?

Майонез иң күп кулланыла торган соус. Шуңа аны тикшереп алырга кирәк.

  • «Майонезлы соус» дип язылганын беркайчан да алмагыз. Чөнки, ул чын майонез түгел.
  • Майонезның составында беренче булып үсемлек мае һәм күкәй язылырга тиеш. Түбән калориялесенә дә кызыкмагыз. Чөнки андыйларга стабилизатор, куерткычлар күбрәк кушыла икән.
  • Консервантларсыз әзерләнгән майонезның саклану вакыты бары тик 2 ай тирәсе генә. Шуннан да озаграк саклана торган дип язылган икән, моңа шикләнеп карарга кирәк.

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев