Кыш көне чәчләрне ничек тәрбияләргә?
Кыш көне чәчләр дә аерым тәрбияләүгә мохтаҗ. Коры һава, суык, температураның кискен үзгәрүе (өйдән урамга чыгу яки киресенчә), организмга витаминнар җитми башлау белән бәйле ул.
Чәчләрегез сәламәт булсын өчен махсус маска кулланырга кирәк. Кефирдан ясалган масканың да файдасы зур. Аны чәчегезгә сылагыз да пленка белән ябып, җылы шапка киегез. Ярты сәгатьтән юасыз.
Тагын бер рецепт: бер күкәй сарысына 15 грамм алма серкәсе, 5 грамм алоэ кушабыз. Аны чәчкә сөртеп, 20-40 минуттан юабыз.
Балны шулай ук зәйнүн мае белән болгатып, чәч төпләренә сыларга. Май һәм балны бермә бер алырга. Тик бал белән ясала торган масканы сак кулланырга кирәк. Кайберәүләрнең баш тиресе балга аллергия бирергә мөмкин.
Иң файдалы һәм зыянсыз ысул ул әлбәттә инде үләннәр белән дәвалану. Кипкән ромашканы, роза таҗларын, әрекмән яфрагын (үзегез теләгән башка үләннәрне дә кушарга мөмкин) 1 литр кайнар суга 1 кашык салырга һәм төнәтергә. Кайнар су бераз суынгач, чәчләрне чәйкарга була.
Укладка белән сак булыгыз! Көн саен фен белән чәчне җәфаламаска. Кыш көне чәчләргә температураның уйнап торуы болай да зарар китерә: урамда – салкын, өйдә – эссе... Иң яхшысы: чәчне кичтән юып, болай гына киптерегез дә, иртән мусс яки гель белән кирәкле формага кертегез.
Чәчне салкыннан сакларга кирәк. Кышын башыгызга кими йөрсәгез, чәчнең төсе тоныклана, очлары яргалана, алар сына торганга әйләнә. Башка кими йөрү аркасында чәч коела да әле. Башлык кигәннән соң прическа бозылмасын өчен, укладка вакытында махсус балавыз – воск кулланыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев