Кыяр ни өчен әче була?
Кыяр үстергәндә берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.
Галимнәр аңлатуынча, мондый хәл кукурбитацин дигән матдәгә бәйле икән. Аз микъдарда ул сизелми, ә инде күбрәк җыелса, бөтен кыярыгыз ташларлык кына булачак.
Кукурбитацин дымлылык, кояш нуры һәм ашлама җитмәгәндә, шулай ук артык суык, яки артык эссе булганда җыела. Бик эссе көннәрне коры түтәлдә үскән кыярлар бигрәк тә ачы булачак. Әмма су сибүне дә кирәгеннән арттырып җибәрергә ярамый, сазлык эчендә утырса, үсемлек үләчәк. Шуңа күрә, уңыш тәмле булсын өчен, су сибүгә игътибар итәргә кирәк. Туфрак артык кибеп тә китмәсен, әмма гөмбәчек авырулары килеп чыгарлык та булмасын. Бик эссе көнне су сипкәннән соң кыяр төбенә коры балчык сибеп куйсагыз яхшы булыр. Коры балчык тамырларны кирәгеннән артык кызып китүдән саклар.
Теплицада эссе булганда, җилләтегез, әмма бер генә яктан – үтәли җил булмасын
Дөрес ашламау. Бу очракта да баланс кирәк. Ашлама җитмәү һәм аның артык булуы да кыярларның тәменә йогынты ясый. Моннан тыш, туклыклы элементлар җитмәү тәмне генә бозып калмый, ә кыярларның формасын да үзгәртә – кыярлар ыргаксыман формага кереп үсә.
Уңыш формалашуга яктылык та йогынты ясый. Кыярлар, гадәттә, кояш нурлары җитмәүдән интегә. Ләкин яктылыкның чамадан тыш күп булуы да файда бирми.
Стресс. Төп фактор – тотрыксыз һава торышы. Мәсәлән, кичә уртача температура 22 булган, ди, ә бүген инде 14кә төшкән. Кыярлар мондый үзгәрешләрне авыр кичерә, нәтиҗәдә тәменә дә зыян килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев