Кухня шкафларын чистартабыз
Төрледән-төрле

Кухня шкафларын чистартабыз

Газ плитәсе булган кухняда шкаф башлары майлы таплар белән пычрана. Аны юып бетерү өчен бу ысулны кулланып карагыз.

Паста куелыгында булганчы үсемлек маена чәй содасы кушыгыз. Әлеге составны майлы сөрем яткан шкаф өсләренә сылап, 10 минутка калдырыгыз. Аннары сабынлы су белән юып алыгыз. 

Фото: нейросеть


Нет комментариев