Кура җиләгеннән пирог рецепты
Җәйге тәмле пирог.
Камыр өчен кирәк булачак: 200 грамм атланмай, 1 күкәй, 150-200 грамм шикәр комы, 10 грамм камыр көпшәкләндергеч, он.
Эчлек өчен: кура җиләге, кибет каймагы һәм шикәр комы.
Атланмайны бүлмә температурасында йомшартырга, калган ингредиентларны салып камыр басарга кирәк. Камыр әзер булгач суыткычка куеп торырга.
Эчлеккә нинди җимеш саласыгыз килә шуны саласыз, иң тәмлесе яңа өзеп алынган кура җиләге булачак. Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп ясарга. Җиләкләрен тезәргә дә духовкага озатырга. Якынча 40 мин пешә, пирог пешеп чыккач өстенә кибет каймагы белән шикәр комы болгатылган массаны сыларга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев