Күкәйнең нинди файдасы бар?
Төрледән-төрле

Күкәйнең нинди файдасы бар?

Тавык күкәе – туклыклы ризык. Ә аның сарысы аеруча файдалы.

  • Күкәйнең сарысы аеруча файдалы. Ул тулысынча диярлек эшкәртелеп, файдалы матдәләргә бүленеп бетә; йөрәкне, мине һәм тәнне ныгыта; үпкәләрнең эшчәнлеген яхшырта; ашказаны, эчәк авыруларын дәвалый; күп кан югалткан кешеләрнең хәлен яхшырта.
  • Күкәйне ярым чи, ярым пешкән килеш ашарга кирәк. Моның өчен аны кайнар суга салгач, 100 гә хәтле санарга кирәк. Шул чакта күкәй пешәр-пешмәс була. Ә иң яхшысы – күкәйне сытып, суда яисә сөттә пешерү.
  • Тән пешкәндә чи күкәй сөртергә кирәк.
  • Табиблар өлкән яшьтә дә күз күремен саклау өчен көн саен 1 күкәй ашарга киңәш итә. Күкәй авылныкы булса, тагы да әйбәтрәк.

Фото: нейросеть


Нет комментариев