Коймак тәмле булсын өчен киңәшләр
Коймак тәмле булсын өчен дә үз серләре бар.
- Коймак пешерер алдыннан, камырына күпертелгән йомырка агы кушсагыз - тагын да тәмлерәк була.
- Камыры артык куе булса, аның эче пешмәскә мөмкин. Шуңа ул кашыктан җиңел агып төшә торган булырга тиеш.
- Камырына җылытылган үсемлек мае кушыгыз. Бу очракта табаны майлап тормасагыз да була икән.
- Таба чуен, кечкенәрәк, төбе калын булса, коймак аеруча уңа. Ә пешерә башлаганчы, табаны җылытырга һәм майларга онытмагыз.
- Суга басылган камырдан коймак бигрәк тә күпереп, тәмле булып пешә. Мондый коймакны пешерүе дә җиңелрәк.
- Коймак матуррак — кызарыбрак, челтәрләнебрәк пешсен өчен онны иләгәч, бераз «ял иттерергә» һәм шуннан соң гына камыр изәргә кирәк.
- Суга тоз салып болгаткач кына он өстәргә. Болай эшләгәндә, камыр төерчекләнмәячәк.
- Коймак өчен чи чүпрә әйбәт. Шулай ук тоз һәм шикәр комының чамасын белү шарт. Тозы күбрәк булган камыр начар әчи, шуңа күрә коймаклар төссез килеп чыга. Ә инде шикәр комын күбрәк салган очракта коймак тиз искерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев