Кофе турында 6 кызыклы факт
Кофе ул иртән куәт кертеп җибәрә торган хуш исле эчемлек кенә түгел.
1.Кофе яратучыларда депрессия сирәгрәк күзәтелә икән. Иртән торгач, бик күпләр беренче эш итеп каһвәгә үрелә. Әлеге гадәтнең фәнни нигезләмәсен дә ачыклаган галимнәр. Кофеин йокыдан уянырга комачаулап, гел йокыны китереп торучы аденозин рецепторларын сүндерә икән. Кофе дофамин белән серотонинның активлыгын арттыра. Нәкъ менә шушы ике гормон безгә көч, дәрт, шатлык өсти дә инде. Галимнәр шунысын да ачыклаган: көненә ике-өч чынаяк кофе эчүчеләрдә хәвефлелек һәм депрессив халәт кофены бер дә эчмәүчеләргә караганда шактый ким икән. Кофеның бу тәэсире аны сөт белән эчкәндә дә саклана. Иң мөһиме: чама белән генә эчү.
2.Кофе яратучылар озаграк яши. Моны дистәдән артык тикшеренү раслый. Көненә ике-өч чынаяк каһвә эчү кинәт кенә үлеп китү ихтималын киметә. Ул организмдагы ялкынсынуны киметә, матдәләр алмашын яхшырта, йөрәк эшчәнлеген җайга сала. Димәк, иртән каһвә эчүчеләр үзләренә гомер өсти булып чыга.
3.Кофе баш миен картаюдан саклый. Ул баш миенең картаю белән бәйле процессларын тоткарларга һәм кисәтергә булыша. Кофе Паркинсон һәм Альцгеймер, деменция кебек җитди чирләр белән авыру ихтималын кисәтә, нейроннарны саклый, дофамин рецепторларының эшен яхшырта.
4.Кофе эчәклектәге микробиомга ярдәм итә. Әлеге микробиомны икенче баш мие дип тә йөртәләр. Андагы микроблар хәтта акыл эшчәнлегенә дә тәэсир итә ала. Кофе — эчәклектә яшәүче файдалы бактерияләрнең дусты. Кофе составында полифеноллар һәм хлороген кислотасы бар. Нәкъ менә шулар бактерияләр өчен тылсымлы дару ролен башкара да.
5.Кофе организмның биологик сәгатьләрен бутый. Кичен ятар алдыннан кофе эчмәскә кушуның җитди сәбәбе бу. Каһвә организмның циркадлы сәгатьләрен 30–40 минутка күчереп куя. Нәтиҗәдә, мелатонин ясалышы тоткарлана, йокыга китү кыенлаша. Моны истә тотыгыз берүк.
6.Кофеның организмга ничек тәэсир итүе геннарга бәйле.
Кофеинның никадәр тизрәк үзләштерелүе өчен CYP1A2 гены җаваплы булуын ачыклаган галимнәр. Әгәр кофеин артык тиз үзләштерелсә, кофеның тәэсире бик сизелми. Акрын үзләштерелгәндә, организм кофеның дәрт, куәт бирүен ныграк тоя.
Сөембикә журанлы
Фото: нейросеть
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев