Төрледән-төрле

Киемнән үлән табын ничек бетерергә?

Җәен киемгә үлән табы тию — гадәти хәл. Аеруча балалар тиз пычрана.

Киемне юар алдыннан 30 минутка тозлы суга (1 стакан кайнар суга 1 аш калагы исәбеннән тоз кушыла) салып торырга кирәк. Аннан кер сабыны ышкып, җылымса суда юарга. Аш серкәсе дә тапларны бетерергә булыша. 100 мл җылы суга 1 аш калагы аш серкәсе кушарга кирәк. Яки таплы урынга лимон кислотасы сибәргә һәм азрак юешләргә. 30-40 минуттан гадәттәгечә юарга була.

Файдалы киңәшләр


Нет комментариев