Кефир — аксым, кальций чыганагы. Алар сөякләрне ныгыта. Кефирдагы кальций, сөттәгегә караганда яхшырак үзләштерелә. Шуңа да аны остеопороздан профилактика буларак киңәш итәләр.
- Файдалы бактерияләргә бай булган кефир ябыгучыларга гына түгел, эчәклекләрен тәртипкә китергә кирәк булганнарга да ярдәм итә.
- Бер сәгать эчендә сөт организм тарафыннан 32 процентка үзләштерелсә кефирны без тулысынча үзләштерәбез.
- Эчәклек инфекциясе эләктереп, авырган балаларга кефир эчү аеруча да файдалы. Ул эчәклекнең микрофлорасын тәртипкә сала.
- Антибиотиклар кабул итүчеләргә дә кефир эчәргә киңәш ителә. Ул файдалы бактерияләргә антибиотиклар ясый торган тискәре тәэсирне киметә.
- Кефир канда холестерин күләмен киметә.
- Кефир калын эчәклектәге һәм туры эчәклектәге яман шешне кисәтә.
- Иммунитетны стимуллаштыру сәбәпле, кефир аллергик реакцияләрне киметә.
Фото: нейросеть
Нет комментариев