Кара тмин маеның файдасы: ютәлдән булыша, үпкәләргә, йөрәк, баш миенә файдалы
Аның составында май кислоталары, аминокислоталар, А, В, В2, В3, В6, Вд, С, Е провитаминнары, эфир майлары, минераль матдәләр, макро- һәм микроэлементлар бар.
- Ашказаны, нечкә һәм юан эчәклек, бавыр, гәүдәнең урта һәм аскы өлеше өчен әлеге майны ашар алдыннан эчегез.
- Дәвасын нерв системасына, үпкәләргә, йөрәк, баш миенә, гәүдәнең өске өлешенә күрәсегез килсә, ашаганнан соң эчәргә кирәк. Йокы яхшы булсын дисәгез, төнгә каршы эчү дөрес.
- Тмин маен төрле кеше төрле күләмдә куллана. Аны һәркем үзе сайлап, организмының халәтенә карап эчә. Беренче ысул: иртән ашарга 15-30 минут кала һәм кич белән ашаганнан соң 1,5 сәгать үткәч, 20шәр тамчы (1 бал калагы). Икенче ысул: ашар алдыннан (иртән яки кич) 15-30 минут кала бер чәй калагы эчәргә һәм аның артыннан ук бер аш калагы бал салынган ярты стакан су эчергә кирәк. Өченче ысул: ярты стакан суга 1 чәй калагы тмин мае һәм бер аш калагы бал саласыз да, шуны иртән яки кич белән ашарга ярты сәгать кала эчәсез.
- Тмин маен авырткан урынга сыларга да була, болай иткәндә әз генә җылытырга кирәк. Аны күп кенә белгечләр массаж ясар алдыннан да сылый.
- Ингаляция өчен файдаланылмый торган чәйнеккә өч-дүрт стакан су салып, кайнатып чыгарасыз һәм уттан алып, аңа бер-ике аш калагы тмин мае саласыз да, шуның парын сулыйсыз. Башыгызга сөлге капларга онытмагыз. Моны иртән һәм кичен биш-ун минут эшләгез.
- Баш авыртканда кара тмин маен маңгаегызга һәм колак яннарына ышкыгыз. Бер чәй калагы эчәргә дә кирәк. Аңардан соң баллы ризыклар ашамагыз.
- Ревматизм булганда тмин маена зәйтүн маен кушып сылау да нәтиҗә бирә.
- Ютәлдән җәфаланганда иртән ач карынга бер чәй кашыгы тмин мае эчегез. Аңардан соң ике сәгать су яки чәй эчмәскә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев