Канәфернең файдасы: ашкайнату эшчәнлеген яхшырта, тамак авыртканда булыша
Өйдә һәрчак канәфер тотыгыз. Бу тәмләткеч табигый антибиотик үзлеккә ия, бактериаль инфекцияләргә каршы көрәшә.
- Канәфернең дәвалау үзенчәлекләре күптән билгеле, Кытай медицинасында ул хәзер дә киң кулланыла. Бу хуш исле тәмләткеч бета-каротин, В төркеме витаминнары, С, Е витаминына, эфир майларына бай. Киптерелгән канәфер күп авырудан ярдәм итә.
- Авыз куышлыгы чирләре булганда, көн саен канәфер чәйнәгез. Бу киңәшне саклаучылар стоматит, пародонтоз, казналык ялкынсыну турында онытачак. Канәфер — авыз куышлыгын сафландыручы табигый чара. Аның эфир майлары авыздагы начар исне бетерә. Тамак авырта башлауга канәфер чәйнәргә була.
- Ул ашкайнату эшчәнлеген, матдәләр алмашын яхшырта, ябыгырга булыша. Моның өчен ашарга 15 минут кала 2 канәферне 1 чәй кашыгы бал белән чәйнәргә кирәк.
- Канәфер колит, метеоризмны да дәвалый, ашказаны согының әчелеге түбән булган гастриттан булыша.
- Канәфер составында яман шеш күзәнәкләре үсешен тоткарлаучы, яңалары барлыкка килүдән саклаучы эвгенол матдәсе бар. Гаиләдә рак белән авыручы булганда, чирне кисәтү максатыннан канәфер белән дуслашыгыз.
- Кан басымы түбән булудан ярдәм итүче чаралар күп түгел. Кан басымы төшүен сизү белән ашыкмыйча гына 2 канәфер чәйнәргә кирәк. Тәэсире кофедан ким түгел. Баш авырту бетәр, хәл керер.
- Тамак авыртса, ашаганнан соң һәм йокларга ятар алдыннан бер канәферне ашыкмый гына чәйнәргә кирәк. 10 канәферне 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 10 минут кайнатырга. 10 минут төнәткәч, сөзәргә. 3-4 сәгать саен тамакны чайкарга кирәк.
Истә тотыгыз! Ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте, кан басымы югары булганда, канәфер белән дәваланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев