Качмануда су коенганда әлеге киңәшләрне истә тотыгыз
Табиблар кайбер чирләр вакытында суга чумарга ярамаганны искәртә.
- Моңа кискен һәм хроник чирләр көчәйгән чор — тамак-борын ялкынсынуы, йөрәк-кан тамырлары, үзәк нерв системасы, шикәр чире, күз, сулыш органнары, ашказаны һәм тире авырулары керә.
- Суга чуму бары тик махсус җиһазландырылган бәкеләрдә һәм янәшәдә коткаручылар булган очракта гына рөхсәт ителә.
- Бәкегә чумганчы бераз йөгереп, сикергәләп алып тәнне җылытырга кирәк.
- Баш мие тамырларының рефлектор кысылуын булдырмас өчен, суга баш белән чумып түгел, ә муенга кадәр генә керү зарур.
- Су эчендә бер минуттан артык торырга ярамый.
- Бәкедә чумып чыкканнан соң, йомшак сөлге белән тән кызарганчы сөртенергә һәм тиз арада коры кием кияргә кирәк.
- Җиләк-җимеш салып ясалган кайнар чәй эчү иммун системасын ныгытуда ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев