Төрледән-төрле

Кабымлык-пицца

Бу кабымлык-пицца эшкә алып бару, юлга алып чыгу өчен яхшы.

Кирәк булачак:  колбаса һәм сыр, помидор, тозлы кыяр, сарымсак, майонез

Пицца өчен колбаса һәм сырны кыргыч аша чыгарабыз. Помидорны, тозлы кыярны турыйбыз. Сарымсакны сыттырып салабыз, майонез өстәп болгатабыз.

Табаны майлап, ипи яки батон телемнәре тезәбез, һәр телемгә тигез итеп эчлек салабыз. Газ пичендә (180˚C) 30 минут тотабыз. Алгач та контейнерга салып куябыз. 


Нет комментариев