Кәбестә өчен сода
Төрледән-төрле

Кәбестә өчен сода

Гадәти ысул белән кәбестәне корткычлардан сакалп калып була.

Кәбестәне корткычлардан саклау өчен: 10 литр суга 3 аш кашыгы сода, 2 аш кашыгы үсемлек мае һәм сыек дегет сабыны саласы. Иң мөһиме — соданы башта кайнап торган суда эретегез һәм бары тик кич белән генә бөркегез. Югыйсә яфракларны яндырачаксыз.

Беренче бөркегәннән соң ук, 5 минуттан кәбестә күбәләкләре һәм әкәм-төкәмнәр качып бетә. Моны яңгырлардан соң 2-3 атнага бер тапкыр эшләргә була.

Йорт.Бакча.Рецептлар

Фото: «Туганайлар»


Нет комментариев