Кабак балы рецепты
Төрледән-төрле

Кабак балы рецепты

Кабак балы әзерләү өчен, өлгергән зур булмаган кабак һәм бал кирәк.

Кабакның сабак очын кисеп, орлыклары һәм җепселләрен алырга. 3-5 см тулып җитмәслек итеп бал салырга һәм капкачы белән капларга.

Тутырылган кабакны 7-10 көн салкынча урында тотарга кирәк була. Барлыкка килгән кабак балын чиста банкага агызырга һәм суыткычка куярга.

Мондый кабак балы витаминнарга бай, ди белгечләр.

Көнгә өч мәртәбә, ашарга 30 минут кала, 1 аш калагы кабарга була.

Авыл хатыны


Нет комментариев