Йокысызлыктан интегүчеләргә 5 төрле эчемлек
Төннәрен йоклый алмасагыз, әлеге киңәшләрне эшләп карагыз.
Ромашка төнәтмәсе белән чәй. Ул йокысызлыктан коткара, нерв системасын хәлгә китерә, тынычландыра. Шулай ук, вирусларга каршы көрәшә, грипп сезонында чиргә каршы тора. Ләкин, астма булган кешеләргә аны эчәргә ярамый!
Җылы сөт. Сөт – «табигый антидепрессант» диләр. Ул организмга яхшы йогынты ясый, кеше тыныч күңел белән йоклый.
Мята белән чәй. Мята (бөтнек) – күпсанлы файдалы үлән. Арыганны баса, чиргә каршы көрәшә һәм башкалар. Вирусларга каршы тора. Кешенең ашказаны белән эчәк авыруына файда итә, кан басымын төшерә, кандагы шикәрне җайга китерә.
Кокос суы. Ул В витаминына нык бай. Шулай ук, стрессны бетерә. Составында булган калий һәм магний кеше организмын тынычландыра.
Чия согы. Чия согы организмдагы йокы гормонына яхшы йогынты ясый, тынычландыра, яхшы йоклата. Нерв системасына яхшы тәэсир итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев