Иң файдалы балык кайсы?
Файдасы нидә? Белгеч киңәше.
Балык – бик файдалы продукт, чөнки ул: омега-3 май кислоталарына бай, шуның белән йөрәк-кан тамырларын саклый, баш мие функцияләрен яхшырта, гормональ фонны көйли, шикәр авыруы булганнар өчен файдалы. Моннан тыш югары сыйфатлы протеиннар чыганагы. Аңарда D, A витаминнары һәм йод, селен, кальций кебек микроэлементлар бар. Шулай ук депрессиягә каршы торырга булыша һәм иммунитетны көчәйтә.
Иң файдалы балык кайсы?
Омега-3кә бай диңгез балыклары: сөләйман балык (лосось), сардина, скумбрия, тунец.
Шулай ук арзанлы да, шул ук вакытта файдалы да сельдь, әмма аңарда паразитлар да күп. Гомумән, чи балык ашамаска киңәш итәм.
Тәрәч (треска) бавыры – D витамины чыганагы.
Кызыл балык (кета, горбуша) – антиоксидантларга бай.
Балыкны күпме ашарга кирәк?
Атнага ике-өч тапкыр (150-200 граммлы порция) ашарга киңәш ителә. Әгәр Омега-3 дефициты күзәтелә икән, ешрак ашарга мөмкин.
Диңгезмы, әллә елга балыгы файдалыракмы?
Диңгез балыклары, чөнки аңарда омега-3, йод күбрәк, әмма елга балыклары да файдалы (карп, судак). Ләкин аларда паразитлар да була, шуңа да аны яхшылап пешерергә кирәк.
Балык урынына Омега-3 витаминын эчәргә ярыймы?
Табигый балыкны тулысынча алмаштыра алмый ул: омега-3 капсулалары балыктагы протеиннарны һәм башка витаминнарны бирми.
Капсулаларны табиб күрсәтмәсе буенча гына эчәргә кирәк.
Суши һәм ролларда чи ит кулланыла, аны ашарга ярыймы?
Сакланырга кирәк! Чи балыкта паразитлар (паразитоз) булырга мөмкин.
Шәһри Казан
Фото: Алиса Ахметшина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев