Җимешне ничек дөрес сайларга?
Дөрес туклану рәвешен хуп күрүчеләрнең күпчелеге шикәр-кәнфит урынына бары тик кипкән җимеш кенә куллана. Бик күпләребез табыныннан ел әйләнәсе төшми ул.
Җимешне тотып карап алырга тырышыгыз. Исеме кипкән булса да, сыйфатлысы йомшаграк, «итлерәк». Катыраклары, бөрешкәннәре дөрес киптерелмәгәнне аңлата. Ә менә майлырак булып күренүенә (гадәттә кара җимеш, күрәгә, инҗир, банан шундыйрак була) шикләнәсе юк. Артык кибеп китмәсен өчен бераз май өстәгәннәр — бары шул гына. Аның бернинди дә зыяны була алмый.
Күпләребез җимешнең матуррак, җетерәк төстәгесенә өстенлек бирә. Дөрес түгел бу. Ник дигәндә, киптергәннән соң теләсә кайсы җимешнең төсе берникадәр югалып, тоныкланып кала. Шуңа күрә кибет киштәсендә җете әфлисун төсендәге күрәгә яки үтә күренмәле алтынсу йөзем күрәсез икән, химикатлар белән эшкәртелгәнен белеп торыгыз.
Цукат. Соңгы вакытларда, гадәттәге кипкән җимешләр белән беррәттән, экзотик илләрдән кайтарылган папайя, ананас, кокос, помело кебек тәм-томнар да күренә башлады. Ләкин болары — кипкән түгел, бәлки шикәр ширбәте сеңдерелгән җимеш кенә. Цукат дип атала ул. Башта аны шикәр ширбәтендә тоталар. Шуннан соң гына киптерәләр. Файдасы — юк дәрәҗәсендә.
Йөзем.Теләсә кайсы виноград киптерелгәннән соң каралып китә. Фәкать сульфитлар гына аны алтынсу төскә кертә. Табигый йөзем ашыйсыгыз килсә, коңгырт төстәгесен генә алыгыз.
Күрәгә. Аксылрак әфлисун төсендәгесенә өстенлек бирегез. Төссезләнгәне яки коңгырт кызылы иң түбән сортлысы булып тора. Ә инде җете әфлисун төсендәгесе сульфитлар белән эшкәртелгәнен аңлата.
Кара җимеш. Ялтырап, зәңгәрсуланыбрак торырга тиеш. Коңгыртрак төскә кергәне җимешнең сыйфатсыз икәне, киптерелгәнче, кайнар су белән пешекләнгәне турында сөйли.
Хөрмә (финик). Шомарагы, өслегендә шикәр бөртекләре булмаганы әйбәтрәк.
Авыл хатыны
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев