Җимеш агачлары уңыш бирсен өчен, аларны көздән кайгыртырга кирәк
Мочевина – көз ахырында бакчаны эшкәртүнең иң экономияле һәм нәтиҗәле варианты. Бу вакытта купорос түгел, ә карбамид куллану отышлырак.
Октябрьнең икенче яртысыннан башлап бакчаны авырулардан һәм корткычлардан арындыру өчен эшкәртүгә керешергә мөмкин. Вакыт белән тикшерелгән чараларның берсе һәм өстәвенә бик экономияле – гади мочевина, яки карбамид санала. Зур концентрациядә бу чара патоген гөмбәләрне һәм, хәтта, корткычларны да «яндыра», шул ук вакытта, агачның үзенә зыян китерми. Алмагач, груша, чия, кура җиләге, карлыган, зелпе, виноград кебек агачлар һәм куаклар шундый коендыруга мохтаҗ.
Гадәттә, көз көне төрле матдәләр белән 10-14 көн аралыгында бер-ике тапкыр эшкәртү ясала. Мисал өчен, октябрьнең икенче яртысында мочевина кулланабыз, ә ноябрь башында – тимер яки бакыр купоросы. Мондый 2 эшкәртү барлык гөмбәләргә һәм корткычларга исән калу мөмкинлеге калдырмый, нәтиҗәдә, яз көне бакча чиста һәм уңыш күп тапкыр күбрәк.
Катнашма түбәндәгечә әзерләнә: 10 литр суга 400 грамм мочевина кирәк булачак. 4%лы каты эремә килеп чыга. 3%лы катнашма да нәтиҗәле санала. Көз көне 4%тан да катырак эремә ясарга киңәш ителми, югыйсә әле агачланмаган ботаклар зыян күрергә мөмкин. Ә менә язын бакчачылар хәтта 7%лы мочевина эремәсе куллана.
Агачларны эшкәрткәндә кабык ярыкларына игътибар итегез, бу – алма чәчәген ашаучыларның һәм башка корткычларның яраткан кышлау урыннары. Агачлар һәм куакларның тамыр яны зонасына сиптерергә онытмыйбыз, анда да кыш чыгарга әзерләнгән паразитлар урнаша.
Алина Кондратьева, Туганайлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны Телеграм-канал да карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев